Шаһитлар Югары Ослан районында, Идел елгасында батып үлгән ир-ат мәетен судан чыгарган
Татарстанның Югары Ослан районында көндез балыкка киткән ир-атның югалуы турында хәбәр 112 бердәм номерына кичә килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Югары Ослан районының Яр буе Морквашы авылы янында аның көймәсен табып алганнар. Ачыкланганча, 68 яшьлек ир-ат иртән балык тотарга киткән һәм өенә әйләнеп кайтмаган.
Соңрак шаһитлар Яр буе Морквашы авылы янында, Идел елгасыннан ир-атның мәетен чыгарып, полицейскийларга тапшырган.
Якынча мәгълүматлар буенча, фаҗига су объектында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозу сәбәпле килеп чыккан. Ир-ат көймәдән егылып төшеп суга баткандыр, мөгаен. Аның коткару жилеты да булмаган.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте