Дзержинск шәһәре Үзәк мәдәният һәм ял паркында Сабан туе булды
Шимбә, 3 июньдә, Дзержинск шәһәре Үзәк мәдәният һәм ял паркында татар халкының традицион бәйрәме - Сабан туе булды. Бәйрәмне Дзержинск шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе Татарстанның Әлки районы һәм Дзержинск хакимияте ярдәмендә оештырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Көн дәвамында паркка килгән кунаклар аркан тартышу, гер күтәрү, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу, кул көрәштерү, бүрәнәгә кадак кагу кебек традицион ярышларда катнашты. Шулай ук теләгән кешеләр билбау көрәшендә көчен сынап карады. Дзержинск шәһәре татарлары милли-мәдәни автономиясе бәйрәм кунакларын сыйлау өчен чәкчәк, өчпочмак, кош теле, пәрәмәч һәм башка милли ризыклар әзерләгән иде.
Түбән Новгород өлкәсе татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Тимур Шәрәфетдинов бәйрәмне оештыручылар һәм катнашучыларны Сабан туе белән котлады, Дзержинск татарлары автономиясенә истәлекле бүләкләр тапшырды.
Сабан туе Казаннан килгән танылган артистлар – Зөлфәт Зиннуров, Сөмбел Билалова һәм Алия Исрафилова чыгышы белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.