«Уфа» аэропортында кабат намаз бүлмәләре эшли башлады
«Уфа» аэропортында яңадан намаз бүлмәләре эшли башлады. Бу хакта «Башинформ» яза.
«Башинформ» га башкала һава юллары үзәге матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 1 нче терминалда (эчке авиалинияләр) булган төзекләндерү эшләреннән соң, дини гамәлләрне башкару өчен ислам һәм православие динен тотучыларга уңайлы шартлар тудырылган.
Намаз бүлмәләре терминалның икенче катында, В секторы янында урнашкан, тәүлек әйләнәсе эшли, диелә хәбәрдә.