Казан-Оренбург юлында авариядә өч кеше зыян күргән
Бүген көндез Татарстанда авария булган, анда өч кеше зыян күргән, дип хәбәр итте «Татар-информ»га юл һәлакәте урынында булучылар.
Юл-транспорт һәлакәте Казан-Оренбург трассасында килеп чыккан.
Беренче мәгълүматлар буенча, «Жигули» шоферы идарәне югалткан һәм машина юл кырына чыгып очкан, аннары әйләнеп капланган.
Авариядә өч кеше – машина йөртүчесе һәм ике пассажирның сәламәтлегенә зыян килгән.