Татарстанда водолазлар исерек килеш су коенырга кергән ир-атның мәетен күлдән алып чыккан
Бүген Татарстан Республикасының Питрәч районында водолазлар су коенганда батып үлгән 37 яшьлек ир-атның мәетен алып чыкты. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Фаҗига Питрәч районының Көек авылы янында булган. Ачыкланганча, ир-ат ярамаган урында исерек хәлдә су коенган һәм батып үлгән.
Ведомствоның матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, алкоголь тәэсирендә кешеләрдә курку хисе югала, алар үз көчләрен арттырып бәяләп, саклык турында онытып, суда тирәнгәрәк керә.
Исерек хәлдәге кешенең сулыш алу ритмы, координациясе бозылган була, ул суда тиз арада аңын югалта һәм үлә.