Рособрнадзор башлыгы физикадан бердәм дәүләт имтиханын үзгәртергә кирәген әйтте
Ел дәвамында физикадан бердәм дәүләт имтиханында революцион үзгәрешләр булмаячак, әмма имтиханны тагын да кызыграк итәргә кирәк, дип белдерде Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) башлыгы Анзор Музаев. Бу хакта «РИА Новости» яза.
«Безгә киләсе елда һәм уртача вакытлы перспективада физикадан БДИ нинди булачагын килешү мөһим. Ел дәвамында КИМда (контроль-бәяләү материаллары) революцион үзгәрешләр булырга тиеш түгел. Имтихан кызык булсын, катлаулылыгы белән куркытмасын һәм шул ук вакытта артык гадиләшмәсен өчен безнең нәрсә эшли алуыбызны аңларга кирәк», - дигән Музаев. Аның сүзләрен ведомствоның матбугат хезмәте яза.