Киләсе атнада татарстанлылар бер көнгә күбрәк ял итәчәк
Киләсе эш атнасы дүрт көнгә кадәр кыскарачак. Өстәмә ял 12 нче июньдә – Россия көнендә булачак.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 12 июнь эшләми торган бәйрәм көне булып санала.
Исегезгә төшерәбез, быел биш көнлек эш атнасында ТР халкының 244 эш көне, 121 ял көне, шул исәптән 17 эшләми торган бәйрәм көне булачак.