Рөстәм Миңнеханов «Транснефть-Прикамье» җәмгыятенең яңа генераль директоры белән очрашты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген «Транснефть – Прикамье» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Олег Балабанов белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Очрашуда алга таба үзара хезмәттәшлек, эшлекле багланышларны ныгыту һәм уртак инвестиция проектларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре тикшерелде.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан белән «Транснефть – Прикамье» АҖ хезмәттәшлеге Республика Хөкүмәте һәм «Транснефть» ГАҖ арасында хезмәттәшлек турында килешүгә нигезләнгән.
Олег Балабанов «Транснефть – Прикамье» оешмасы генераль директоры итеп 2023 елның 6 июнендә билгеләнде.