Миңнеханов Идел буе федераль округында төбәк җитәкчеләре медиарейтингы өчлегенә керде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы төбәк башлыкларының медиарейтингында, май ае йомгаклары буенча, бер урынга күтәрелеп, 3нче урынны алды. Губернаторларның һәртөрле медиакиңлекләрдә искә алыну ешлыгын «Медиалогия» компаниясе исәпләп чыгарган.
ТР Рәисе медиаиндексы 89 543,3не тәшкил иткән. Республика җитәкчесе төрле медиаресурсларда 11 415 тапкыр искә алынган.
Аерым алганда, мәгълүмат чараларында Миңнехановның «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV халыкара икътисади форумын ачу тантанасында чыгышы, Татарстан Хөкүмәте Йортында Оман Солтанлыгы делегациясе һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре яшь дипломатларының VII форумында катнашучылар белән очрашуы кызыксыну уяткан.
Моннан тыш, РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин белән бергә «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum 2023» форумы кысаларында Татарстанның Aurus Komendant яңа внедорожнигын карау, Кытайның Шанхай шәһәренә эш визиты һәм Кытайдагы JAC компаниясенең заводында булуы да массакүләм мәгълүмат чаралары игътибарын җәлеп иткән. Журналистлар шулай ук Миңнехановның «Москвич» автомобиле белән краш-тест видеосын үзенең Telegram-каналында уртаклашуын да билгеләп үткән.
Идел буе төбәк җитәкчеләренең медиарейтингында май ае нәтиҗәләре буенча 1нче урынны, ике позициягә күтәрелеп, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин алган; бер позициягә төшкән Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров 2нче урында. 4нче урында — ике позицияне югалткан Самара өлкәсе җитәкчесе Дмитрий Азаров, 5нче урында — бер позициягә күтәрелгән Саратов өлкәсе башлыгы Роман Бусаргин.