Киләсе ял көннәрендә Казанның муниципаль парковкалары түләүсез эшләячәк
Алдагы ял һәм бәйрәм көннәрендә – 10, 11 һәм 12 июньнәрдә – Татарстан башкаласының муниципаль парковкалары түләүсез эшләячәк.
Дүшәмбе, 12 июньдә, Россия көне билгеләп үтелә. Шәһәр Башкарма комитеты карары нигезендә, бу көнне муниципаль парковкаларда автомобильләрен калдырып торучылардан түләү алынмаячак.
2022 елдан Казанның муниципаль парковкалары шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә бушлай эшли башлады. Эш көннәрендә аларның түләүле вакыты 8 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр.
2023 елга Казан муниципаль парковкаларының түләүсез эшли торган көннәренең тулы графигы элегрәк урнаштырылган иде.