Ркаил Зәйдулла Милли мәдәният музее фондлары өчен бина кирәклеге мәсьәләсен күтәрде
Халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ркаил Зәйдулла «Казан» милли-мәдәни үзәгенең Милли мәдәният музее коллекцияләрен бергә туплау өчен бина кирәклеге мәсьәләсен күтәрде.
«Безнең «Казан» милли-мәдәни үзәге бар иде. Хәзер анда республика горурлыгы булган Милли китапханә урнашкан. Ләкин «Казан» үзәгендәге милли мәдәният музее таркалды. Анда 50 меңнән артык экспонат бар иде», – диде депутат ТР Дәүләт Советының 44нче утырышында сүз алып.
Ркаил Зәйдулла музей фондларының төрлесе төрле җирдә - Илдар Зарипов галереясында, Әмир Мәҗитов музеенда, рус фольклоры үзәгендә саклануын әйтеп узды.
«Экспонатлар аерым бер җирдә сакланырга тиеш. Бу музей фондлары өчен аерым бина кирәк», – дип сүзен тәмамлады Ркаил Зәйдулла.
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күтәрелгән мәсьәләләрне мөрәҗәгать итеп формалаштырып министрлыкларга җибәрергә тәкъдим итте.
- «Казан» милли-мәдәни үзәге 1992 елда гамәлгә куелган. Милли мәдәният музее аның кысаларында эшли иде. Казанның 1000 еллыгы уңаеннан «Казан» милли-мәдәни үзәгендә 2005 елдан бирле Казанның меңъеллыгы музей экспозициясе эшләде.