Кыргызстанда Чыңгыз Айтматовны искә алдылар
Бишкәктә язучы Чыңгыз Айтматовны искә алдылар. Бу хакта «Анадолу» агентлыгы хәбәр итә.
«Ата-Бейит» тарихи-мемориаль комплексында язучы һәм җәмәгать эшлеклесе кабере янындагы тантанада Кыргызстанның дәүләт сәркатибе Суйунбек Касмамбетов, Кыргызстан Республикасы Министрлар Кабинеты рәисе урынбасары Эдил Байсалов, мәдәният, мәгълүмат, спорт һәм яшьләр сәясәте министры Алтынбек Максутов, галимнәр, язучының хезмәттәшләре һәм туганнары катнашты.
Тантанада катнашучылар Президент Садыйр Жапаров исеменнән язучының каберенә чәчәкләр куйды, изге Коръән сүрәләрен укыды.
Искә алу тантанасында язучының сеңлесе Роза Айтматова язучының вафатына 15 ел узганын искәртте. Айтматовның апасы әлегә кадәр Кыргызстан язучысын искә алганнарга рәхмәт белдерде.
Дөньякүләм танылган язучының китаплары дөньяның 176 теленә тәрҗемә ителгән, 128 илдә басылган.