Марат Җәббәров Буа халкын Сабантуй белән котлады
Бүген Буа районында Сабантуе уза. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббәров Буа районы халкын һәм килгән кунакларны Сабантуй бәйрәме белән котлады.
«Хөрмәтле буалылар, Сабантуй кунаклары, кадерле дуслар, сезне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәхсән үз исемемнән халкыбызның борынгы һәм күркәм бәйрәме белән котлыйм. Биредә төрле милләт вәкилләре һәм дин әһелләре очраша. Татулык, бердәмлек, дустанә мөнәсәбәт хәкимлек итә», – диде ул.