Балтач Сабан туенда район үсешенә өлеш кертүчеләргә «Мактаулы гражданин» исеме бирелде
Балтач Сабан туенда бик матур вакыйга традициягә керде. Ул районның үсешенә үзләренең намуслы, фидакарь хезмәтләре белән зур өлеш керткән һәм шулай ук республика һәм ил күләмендә уңышларга ирешкән шәхесләргә «Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеме бирелә. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.
Быел бу мәртәбәле исем тумышы белән Арбор авылыннан булган, юл төзелеше өлкәсендә үзеннән саллы өлеш керткән Мөхәммәт Гатиятуллинга, шәхси эшмәкәр, «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе урынбасары Гөлсем Миңннебаевага, «Дуслык» җәмгыяте амбар мөдире Шәрифулла Гарифуллинга бирелде.