Буа ветеринария техникумы ремонттан соң 30 августта ачыла
Район башлыгы Рәнис Кәмәртдинов Буа ветеринария техникумын 30 августта ачарга кушты, ул биредә ремонт эшләре белән танышкан вакытта төзекләндерү темпларын арттыру кирәклегенә игътибар юнәлтте.
«Студентлар яңа уку елын уңайлы шартларда башларга тиеш», - диде муниципаль берәмлек җитәкчесе.
Буа районы матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, белем бирү учреждениесендә ремонт эшләре быелның мартында башланган. Республика бюджетыннан бу максатка 73 миллион сум акча юнәлдерелгән. Бүген эшләр 68 процентка башкарылган инде.
Рәнис Кәмәртдинов атна саен төзүчеләр белән бергә районда төзелеш һәм капиталь ремонт объектларын тикшерә, подрядчылар белән агымдагы мәсьәләләр хакында фикер алыша. Бу атнада, Буа ветеринария техникумыннан тыш, алар булачак Яшьләр үзәге һәм район Мәдәният йорты белән дә танышты.
«Татар-информ» агентлыгы Буада киберзалы да булган «Мирас» яшьләр үзәге ачылачагы хакында элегрәк хәбәр иткән иде.