"Безне Киргизия дип атамагыз!" Кыргыз активистлары ил атамасын "Кыргызстан" дип дөресләүче кушымта ясаган
Проект авторлары фикеренчә, "Киргизия" сүзендә совет чоры эзе бар. Икенчедән, ил Конституциясендә "Киргизия" дигән сүз юк, "Кыргыз республикасы" яки "Кыргызстан" гына бар. Илдә яшәүчеләр үзләре дә шулай аталуын тели, ди алар.