Балтачта Россия көнен бәйрәм иттеләр
Бүген Россия көне, шул уңайдан Балтачта тантаналы чара узды. Ватан сакчылары паркында узган чарада районның яшь гражданнары да катнашты. Аларга тантаналы чарада паспортлар тапшырылды.
«Хезмәт» сайтында хәбәр ителгәнчә, спорт мәктәбе методисты Фәнзилә Камалова озак еллар намуслы хезмәте өчен Рәхмәт хатына ия булды.