Россия көне уңаеннан «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйдан халык белән тулды
Бүген кич дәвамында Катя Лель, Natan, Илсөя Бәдретдинова, Arslan һәм башка артистлар катнашында концерт узачак.
Әлеге минутларда «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйдан Россия көне уңаеннан оештырылган концертны караучылар белән тулды.
Халык күбәйгәннән-күбәя бара. Бүген кич дәвамында «Казан» гаилә үзәге янында Катя Лель, Natan, Илсөя Бәдретдинова, Arslan һәм башка артистлар катнашында концерт узачак.
Бәйрәм 22:00 сәгатьтә Казансу елгасыннан атылачак салют белән тәмамланачак.