Быел Төбәкара «Болгар - Туган тел» форумы янәдән Болгарда үткәрелә
Төбәкара «Болгар - Туган тел» форумы 2019 елдан бирле Биләрдә үткәрелә торган булган. Быел исә ул янәдән Болгарга кайткан. Бу турыда оештыручылар хәбәр итә.
Быел «Болгар–Туган тел» Татарстан Республикасы Спас районы Болгар шәһәрендә 12-18 июнь көннәрендә үтә.
Форумда 11 төбәктән (5-11 сыйныфлар) 400 укучы катнаша.