Татарстанда эчке эшләр министрының яңа урынбасары билгеләнде
prav.tatarstan.ru
Татарстанда эчке эшләр министрының яңа урынбасарын билгеләнде. Ул - Фәргать Мөхәммәтҗанов. Бу хактагы мәгълүмат ведомство сайтында чыкты.
Фәргать Мөхәммәтҗанов 1963 елның 30 ноябрендә Чүпрәле районының Иске Ишле авылында туган. Ул Казан дәүләт университетын тәмамлый.
2011 елдан 2023 елга кадәр ул полиция җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары булып эшли.
Россия Федерациясе Президентының 2023 елның 6 июнендә имзаланган 409нчы карары белән полиция полковнигы Мөхәммәтҗанов Фәргать Усманович Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары итеп билгеләнде.
Искәртик, хәзерге вакытта полиция башлыгы Алексей Соколов, Баш тикшерү идарәсе җитәкчесе Владимир Изаак һәм полиция генерал-майоры Алексей Завгороднев эчке эшләр министры Артем Хохоринның урынбасарлары булып тора.