Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Конституция советы турында закон имзалады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Конституция советы турында закон имзалады, ул Татарстан Республикасы Конституция судын алыштырырга тиеш. Документ республика җитәкчесе сайтында урнаштырылган.
Моңа кадәр, 8 июньдә, закон проектын депутатлар VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 44нче утырышында беренче һәм өченче укылышта кабул иткән иде. Документ ун көннән соң үз көченә керәчәк.
Совет республика законнары яки аларның аерым нигезләмәләренең, шулай ук норматив хокукый актларның (шул исәптән әлеге норматив хокукый актлар белән үз хокуклары бозылган дип санаган гражданнар һәм оешмаларның мөрәҗәгатьләре буенча да) Конституциягә нигезләнүе яки нигезләнмәве турында нәтиҗә чыгарачак.
Конституция советы составына өч кеше, шул исәптән аның рәисе дә керәчәк. Советның бер әгъзасын – Татарстан Рәисе, ә калган икесен ТР Дәүләт Советы Рәисе билгеләячәк.
Конституция советының бәяләмә һәм аңлатмалары «Ватаным Татарстан» һәм «Республика Татарстан» газеталарында, республиканың хокукый мәгълүмат порталында һәм совет сайтында урнаштырылачак.
Татарстанның Конституция суды 2022 елның 31 декабреннән бетерелде.