Фәрит Мөхәммәтшин: Татарстанда читтән торып аерылышулар саны 5,7 процентка кимеде
Узган ел белән чагыштырганда, Татарстанда аерылышу процессын читтән торып тикшерү нәтиҗәсендә чыгарылган никахны өзү турында карарлар санын 5,7 процентка киметүгә ирешелгән. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшыру тантанасында шулай дип белдерде.
«Проблема кала бирә һәм даими игътибар таләп итә. Мин җәмәгать судьяларының эше күп булуын, закон кысалары белән чикләнүен аңлыйм, шулай да ир белән хатынны татулаштыру, гаиләне саклап калуда тиешле чараларны активрак кабул итүегезне сорыйм. Аерылышу процессында читтән торып катнашуны мөмкин кадәр киметергә, эшләрен караган вакытта ир белән хатынның шәхсән катнашуына өстенлек бирергә кирәк», - диде парламент башлыгы.
Статистикадан күренгәнчә, аерылышуларның 80 процентка якыны суд карарлары нигезендә рәсмиләштерелә. Шул ук вакытта, кайбер муниципаль районнарда (Апас һәм Лаеш районнарында – 50шәр, Яңа Чишмә районында – 54,5, Нурлат районында – 75 процент) читтән торып кабул ителгән карарлар саны бик югары булып кала, дип искәртте Мөхәммәтшин.
«Гаиләне саклау һәм ныгыту бурычы – хакимиятнең барлык органнары өчен конституцион таләп. Бу – безнең гомуми бурыч. Ныклы гаиләләрнең безнең һәм балаларыбыз киләчәгенең нигезе икәнлеген онытырга ярамый», - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.