Казанның танк училищесы полигонында курсантлар танкны су астында йөртергә өйрәнә
Курсантлар Т-72 танкларында су киртәләрен җиңәргә өйрәнә. Полковник Роман Потапов сүзләренчә, танк су астында 5 метрга кадәр тирәнлектә бер километр чамасы юл уза ала. Бүген курсантлар 3 метр 20 сантиметр тирәнлектә хәрәкәт итә.
Биремне үтәү алдыннан машинаны герметиклыкка тикшерәләр. Су эләгә алган барлык урыннарны махсус әйбер белән эшкәртәләр.
«Көтелмәгән хәл булмасын өчен, суда күзәтүчеләр утырган көймә бар. Коры җирдә янәшә бронялы ремонт-эвакуация машинасы тора», - дип өстәде ул.
Курсантлар танк эчендә махсус компас буенча ориентлаша. Шулай ук алар белән инструкторлар даими элемтәдә тора.
«Курсантлар әзерләү планы нигезендә, аларны су киртәләрен җиңүгә әзерләү буенча дәрес үткәрелә. Курсантлар бу биремне беренче тапкыр үти, ләкин машинага утырганчы алар водолазлар әзерлеге буенча курс үтте. Алар механик-машина йөртүче булырга укый», - диде ул.