Рөстәм Миңнеханов һәм Денис Мантуров Татарстанда сәнәгать үсеше турында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Россия вице-премьеры — сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров белән очрашты.
Очрашуда республиканың сәнәгать тармагын үстерүгә, бу тармакка дәүләт ярдәме чараларына кагылышлы мәсьәләләр каралды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, форум кысаларында Миңнеханов берничә төбәк җитәкчесе белән очрашты, Татарстан белән Смоленск өлкәсе, Ставрополь крае һәм Тыва Республикасы арасында хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде.
26 нчы Петербург халыкара икътисади форумы (ПМЭФ-2023) кичә башланды. Быел аның темасы – «Суверен үсеш – гадел дөньяның нигезе, киләчәк буыннар хакына көчләрне берләштерик».