Миңнеханов: «Тура 2.0» сәнәгать паркын үстерү яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирә
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Тура 2.0» сәнәгать паркы территориясен үстерү планы турында белдерде, һәм моның яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәген билгеләп үтте. Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында ул «R1» генераль директоры Дмитрий Реутт һәм «БРОНЗЭКС» компанияләр төркеменә нигез салучы Вячеслав Брозовский белән сәнәгать паркы территориясендә яңа логостик комплекс проекты турында фикер алышты.
Миңнеханов «Тура 2.0» сәнәгать паркын инвесторлар өчен перспективалы мәйданчык дип атады. «Без бу территорияне комплекслы үстерәчәкбез, бу өстәмә эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк», – дип яза Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, сәнәгать паркы территориясендә күп функцияле җитештерү-логистика комплексы төзү планлаштырыла, аңа кече предприятиеләр зонасы, логистика паркы һәм «Лайт индастриал» зонасы керәчәк.
«Тура 2.0» – яңа сәнәгать паркы, ул М7 трассасы янында урнашкан.