Миңнеханов контроль-ревизия органнары өчен кадрларны яхшы итеп әзерләргә өндәде
ТР Рәисе матбугат хезмәте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия Финанслар министрлыгының контроль-ревизия органнарына 100 ел: киләчәк турындагы диалог» сессиясендә катнашты. Ул Петербург халыкара икътисади форумында узды. Үз чыгышында ул максатчан белгечләр әзерләүгә игътибар итәргә өндәде. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Соңгы елларда финанс чараларын тәртипкә салу буенча җитди эш башкарылды, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
«Бюджетны саклап калу өчен контроль системасын төгәл системалаштырырга кирәк. Үз вакытында республикада дәүләт финанс контроле мәсьәләләре буенча ведомствоара координация советы төзелде. Без даими рәвештә эшкә йомгак ясыйбыз, бу безгә игътибар таләп итә торган мәсьәләләрне күрергә мөмкинлек бирә. Без тәртип өчен», - диде ул.
Шул ук вакытта кадрлар әзерләүдә аерым алымның мөһимлеге турында онытырга ярамый, чөнки ревизорларның тармакка бәйле рәвештә җитди компетенцияләре булырга тиеш, дип өстәде Татарстан Рәисе.
«Казан федераль университетында максатчан белгечләр әзерләү системасы бар, моны бик мөһим дип саныйм, бигрәк тә цифрлаштыруны исәпкә алып», - дип йомгаклады Миңнеханов.