Миңнеханов һәм Комаров Идел буе округында проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышты
ТР Рәисе матбугат хезмәте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров белән очрашты. Очрашу Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында узды.
«Алар округта проектларны гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышты», - дип сөйләде Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Петербург халыкара икътисади форумы 15 июньдә башланды һәм 17 июньгә кадәр дәвам итәчәк.