Татарстан Хөкүмәте Миңнеханов катнашында «Элемент» АҖ белән килешү төзеде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәте белән «Элемент» акционерлык җәмгыяте арасында хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалауда катнашты.
«Документ югары технологияле микроэлектроника җитештерү өлкәсендә уртак эш алып бару турында», - дип сөйләде Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Элегрәк Татарстан Хөкүмәте «Россия экология операторы» гамәви хокукый компаниясе, шулай ук Россиянең 1С зур компаниясе белән килешү төзегән иде.