Татарстан Хөкүмәте һәм Россия экология операторы хезмәттәшлек итү турында килеште
ТР Рәисе матбугат хезмәте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия вице-премьеры Виктория Абрамченко республика Хөкүмәте һәм «Россия экология операторы» гамәви хокукый компаниясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалауда катнашты.
«Документ каты коммуналь калдыкларны эшкәртә һәм утильләштерә торган объектларны төзү проектларын эшләтеп җибәрү һәм гамәлгә ашыру буенча уртак эш башлау турында», - дип сөйләделәр республика җитәкчесе матбугат хезмәтендә.
ТР Рәисе матбугат хезмәте
Аерым алганда, үзара хезмәттәшлек кысаларында Татарстанда чүп-чарны сортларга аеру үзәге һәм каты коммуналь калдыклар белән эш итү комплексы булдыру планлаштырыла.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Виктория Абрамченко тармакның агымдагы мәсьәләләре турында фикер алышты.