Путин Россиядә пилотсыз транспорт һәм роботларны күпләп булдыруга ихтыяҗ барлыгын әйтте
Демографик сәбәпләр аркасында Россиядә хезмәт базарында тәкъдим чикле булачак. Шуңа бәйле рәвештә сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, транспортта һәм логистикада һәм сәүдәдә автоматизация мәсьәләсе кискен барлыкка килә. Бу хакта Петербург халыкара форумының пленар утырышында Россия Президенты Владимир Путин белдерде.
«Россиянең монда потенциалы зур гына түгел, ә үз карарлары да нәтиҗәле», – дип белдерде ул.
Дәүләт башлыгы искәрткәнчә, шушы көннәрдә «Нева» трассасында пилотсыз «КамАЗлар» хәрәкәте башланды, Мәскәү буйлап пилотсыз таксилар йөри. «Болар яхшы, әмма әлегә сирәк (бер очраклы) мисаллар, ә безгә нәкъ менә шундый технологияләрне массакүләм кертү кирәк», – дип билгеләп үтте Путин.
Ул искә төшереп үткәнчә, 1 июльгә кадәр Россиядә сәнәгать роботлары җитештерүне гамәлгә кертүне стимуллаштыра торган проект расланырга тиеш. Аны эшләүне күрсәтелгән вакыт кысаларында катгый рәвештә алып барырга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, пилотсыз «КАМАЗ» йөк машиналары йөрү өчен М11 «Нева» юлы участогын ачу тантанасы 14 июньдә узды. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.