Владимир Путин: Киләсе биш елда Россия сәүдә флотын яңартачак
Киләсе биш елда Россия сәүдә флотын яңартачак. Бу хакта XXVI Петербург халыкара икътисади форумының пленар сессиясендә Россия Президенты Владимир Путин белдерде.
«Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы суднолар төзүнең масштаблы программасына инде үзгәрешләр кертте. Аны гамәлгә ашыру өчен Илкүләм байлык фонды акчаларын җәлеп итәчәкбез. Әлеге программа кысаларында гына да 2023-2027 елларда Россия суднолар верфларында (суднолар төзү һәм ремонтлау урыны) ким дигәндә 260 судно төзү планлаштырыла», – дип сөйләде дәүләт башлыгы.
Россия, Төньяк диңгез юлын үстерү өчен, боз вата торган флот төзүне дә дәвам итәчәк.
«Былтыр бу юлдан 34 миллион тонна йөк үткән. Киләсе, 2024 елда, йөк ташулар күләме күп тапкырлар артачагына көтәбез», – диде Путин.