Путин өлешчә мәшгульлек төшенчәсен законнарда теркәргә чакырды
Россия законнарына өлешчә мәшгульлек төшенчәсен теркәргә кирәк. Бу хакта XXVI Петербург халыкара икътисади форумының пленар сессиясендә Россия Президенты Владимир Путин белдерде.
«Инвалид балаларны караучы гражданнарга да ярдәм итәргә тәкъдим итәм. Бүгенге көндә алар да, эшләмәсәләр генә, башка чыганаклары булмаса гына, пособие алырга хокуклы. Хәтта өстәмә эшләргә теләсәң дә, моны эшләп булмый, шул чакта пособиене югалтасың. Һәм, һичшиксез, бу чикләүләрне бетерергә кирәк, ягъни мондый гражданнар өлешчә мәшгуль булганда инвалид баланы карау буенча пособиеләрне саклап калырга кирәк, ә бу төрлечә аңлашылмасын өчен, «өлешчә мәшгульлек» төшенчәсен законда беркетергә кирәк», – дип белдерде Россия лидеры.
Ул ил парламентын кирәкле нормаларны мөмкин кадәр тизрәк кабул итәргә чакырды.