Бәрелештә Leopard танкын шартлаткан хәрбигә 1 миллион сум бирделәр
Россия хәрби хезмәткәре Андрей Кравцов махсус хәрби операциядә немец Leopard танкын юк иткән өчен 1 миллион сум премия алды, дип хәбәр итә «РИА Новости».
Хәбәрдә күрсәтелгәнчә, премияне «Забота Сибири» эшмәкәрләр фонды гамәлгә керткән.
«Бу шәп өстәмә түләүләр дошманга сизелерлек зыян китерүчеләр өчен дәүләт эшләгәннәргә плюс булып тора. Нәкъ менә плюс. Берничек тә алмашка түгел. Безнең килешүләр бар. Без боларны Саклану министрлыгы белән координациядә, килешенгән тәкъдимнәр буенча эшлибез», – дип билгеләп үтте Новосибирск өлкәсеннән Федерация Советы сенаторы, грек-рим көрәше буенча өч тапкыр олимпия чемпионы Александр Карелин.