Мөхәммәтшин кандидатурасы ТР Фәннәр академиясе академигы итеп сайланырга тәкъдим ителде
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, сәяси фәннәр докторы Фәрит Мөхәммәтшин кандидатурасы «Политология» белгечлеге буенча Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый (действительный) әгъзасы итеп сайланырга тәкъдим ителде. Карар академиянең социаль-икътисади һәм гуманитар фәннәр бүлекләре җыелышында кабул ителде, дип яза республика парламентының матбугат хезмәте.
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
«Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең гамәли әгъзалары (академиклары) вакансиясенә фән докторы дәрәҗәсенә ия булган, фәнне күренекле фәнни казанышлар белән баеткан, Татарстанның җитештерү-икътисадый һәм социаль-мәдәни өлкәләрен үстерү, РТ Фәннәр академиясенең фәнни-тикшеренү һәм фәнни-оештыру потенциалын ныгыту буенча зур бурычлар башкаручы галимнәр тәкъдим ителә», – дип аңлата матбугат хезмәте.
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Хисап-сайлау җыелышында Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, аның хезмәт юлы озак еллар иҗтимагый-сәяси өлкә белән бәйле булган. «Узган гасырның шау-шулы 90нчы елларында социаль – икътисади практика җәмәгатьчелек фикерен анализлау өчен әһәмиятле мәсьәләләр спектры буенча иң бай эмпирик материал бирде», – дип белдерде ул.
ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Фәрит Мөхәммәтшин докторлык диссертациясен «Федератив мөнәсәбәтләр - республиканың РФ субъекты буларак социаль-сәяси үсеше факторы» дигән темага язган. «Без Татарстанда еш кына федераль үзәк белән мөнәсәбәтләр төзү принципларын интуитив рәвештә сизә идек, күп яктан беренче булып тордык, – дип искәртте Дәүләт Советы Рәисе.
Тәкъдим ителгән кандидатларны сайлау 23 июньдә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең гомуми җыелышында узачак.