Илдар Абдразаков беренче тапкыр Үзбәкстанда чыгыш ясаган
Россиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Илдар Абдразаков беренче тапкыр Үзбәкстанга килгән. Артист бүген Ташкентта Алишер Навои исемендәге Зур театрда Россиянең атказанган артисты, дирижер Денис Власенко җитәкчелегендәге Симфоник оркестр белән чыгыш ясады.
«Үзбәкстанда мине җылы каршы алдылар. Әле дә хәтерлим, Уфада мәктәптә укыганда эссе һава торышы булса: «Ташкенттагы кебек эссе!» – дип әйтергә ярата идек. Ташкент аэропортына килгәч, самолеттан төшүгә мин: «Менә, ниһаять, мин Ташкентка да килдем», – дип уйлап куйдым. Дөньяны аркылыга-буйга әйләнеп чыгып, Үзбәкстанга да барып җиттем», – дип сөйли җырчы SputnikUzbekistan Телеграм каналы урнаштырган видеоязмада.