Мөхәммәтшин Татарстан халыклары мәдәниятен саклауга багышланган бәйге җиңүчеләрен котлады
Бүген Дәүләт Советында «Татарстан халыкларының мәдәни мирасын һәм үзенчәлеген саклаучы ветераннар» республика бәйгесенә йомгак ясалды. Республика җитәкчелеге исеменнән конкурс лауреатларын Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Парламент башлыгы шулай ук җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.
«Республикада игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында мондый конкурсларны үткәрү аеруча актуаль һәм әһәмиятле, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, ветераннарга һәм чараны оештыручыларга мөрәҗәгать итеп, – күпмилләтле Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Һәр халык үз традицияләре белән горурлана, аларның нигезенә дуслык, тынычлык һәм татулык кебек фундаменталь кыйммәтләребез салынган, алар халкыбызның туган республикабызны үстерү өчен бергәләп тырышып хезмәт итүне тәэмин итә».
Парламент башлыгы әйтүенчә, республикада кешеләрнең югары тормыш дәрәҗәсен тәэмин итү өчен күп эш башкарылган. «Бүген дә, катлаулы шартларга һәм дустанә булмаган илләр ягыннан моңарчы күрелмәгән басымга карамастан, без ветераннарыбыз башлаган эшне дәвам итәбез, республикабызның күп тармаклы икътисады потенциалын саклап калабыз һәм арттырабыз».
Фәрит Мөхәммәтшин республика ветераннарына актив гражданлык позициясе өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Без ветераннарыбыз белән горурланабыз, – диде ул, – Сез бүген дә актив, булган хәлләргә битараф түгел, һәрвакыт вакыйгалар уртасында кайныйсыз, яшьләр белән күп аралашасыз, аларга кыйммәтле тәҗрибәгезне тапшырасыз».
«Татарстан Республикасы халыкларының милли мәдәниятләрен һәм традицияләрен саклаучы ветераннар» конкурсын үткәрү инициативасы белән Республика ветераннар (пенсионерлар) советы чыккан иде. Бәйгенең беренче этабы муниципаль районнарда быелның беренче кварталында узды, май аенда республика этабы нәтиҗәләре билгеле булды. Призлы урыннар 60 иң яхшы хезмәт авторларына бирелә. Шулай ук жюри оригиналь эшләр өчен «тамашачылар симпатиясе» дигән махсус бүләк тә булдырган.
Гран-прига Илисей Имамов (Мөслим районы) һәм Рәмзия Фәттахова (Балык Бистәсе районы) эшләре лаек булган.
«Конкурс бик кирәкле, республикада талантлы кешеләр бик күп, – дип билгеләп үтте республика ветераннарының (пенсионерларының) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков, проектка йомгак ясап, – конкурста катнашучыларның профессионаллар түгел, ә һәвәскәрләр булуы игътибарга лаек. Лаеклы ялга чыккан кеше үзенә ниндидер шөгыль табарга тиеш һәм ветераннарның үз талантларын күрсәтергә теләүләре аеруча яхшы».