Рөстәм Миңнеханов Казан епархиясенең яңа үзәгенә баруы турында сөйләде
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан епархиясенең рухи, белем тарату һәм православие динендәгеләрнең изге урыннарына бәйле үзәгендә (Многофункциональный духовно-просветительский и паломнический центр Казанской епархии) булды. Ул яңартылган биналарны, дин тотучылар өчен аш-су бүлмәсен, актлар залын һәм кунак бүлмәләрен карады. Аны Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл һәм Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров озатып йөрде.
Үзәк Зур Кызыл урамындагы 12 нче йортта урнашкан. Бина XX гасыр башында төзелгән. Элек объект Казан дини училищесына караган, ә совет елларында биредә төрле учреждениеләр урнашкан булган.
Күптән түгел бинада капиталь ремонт үткәрелде – Миңнеханов башкарылган эшләрне югары бәяләде. «Берничә ел элек монда ярым җимерелгән бина торды, дин тотучылар өчен бүген монда иркен заллар, православие хаҗилары өчен трапезная бүлмәсе!» – дип язган ул телеграм-каналында.
Митрополит Кирилл сүзләренчә, яңа үзәк рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм христиан традицияләрен таратуга хезмәт итәчәк, православие динендәгеләрнең изге урыннарга йөрүен торгызуга һәм үстерүгә ярдәм булачак. Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итте.