Хәрби операциядәгеләрнең гаиләләренә ярдәм итә торган социаль проектларга грант биреләчәк
Татарстан Республикасының гражданлык җәмгыятен үстерүгә грантлар конкурсында быел «Хәрби хезмәткә өлешчә мобилизация буенча чакырылган гражданнарның гаиләләренә ярдәм итү» дигән яңа номинация барлыкка килде. Яңа номинация кертү турында Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Кадыйров «Татар-информ» матбугат конференциясендә сөйләде.
«Быел конкурста 21 номинация тәкъдим ителде, шул исәптән иҗтимагый оешмалар инициативасы буенча бер яңа номинация барлыкка килде. Бу – «Махсус хәрби операциядә катнашучыларының һәм өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның гаиләләренә ярдәм итү». Бу юнәлеш буенча гаризалар килә инде. Коммерцияле булмаган сектор һәм гражданлык җәмгыяте махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләсенә битараф түгел, аларга ярдәм итәргә телиләр, шуңа күрә конкурс комиссиясе хуплап чыкты», – дип хәбәр итте Кадыйров.
Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсының гомуми фонды быел 106 миллион сумнан артык тәшкил итә. Коммерцияле булмаган оешмалар 500 мең сумга кадәр, 1 миллион сумга кадәр һәм 3 миллион сумга кадәр грантка гариза бирә ала.
«Бу акчалата премия түгел, ә социаль әһәмиятле проектны гамәлгә ашыру өчен чара. Җиңүчеләрнең проектлары киләсе елда ук гамәлгә ашырылачак», – дип белдерде Кадыйров.
Конкурсның яңа номинациясенә гаризаны махсус хәрби операциядә катнашучыларның яки өлешчә мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итәргә теләгән коммерцияле булмаган оешмалар бирә ала.
«Социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча республика ресурс үзәге» коммерцияле булмаган автономияле оешма директоры Зөлфия Сафина сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстандагы күп кенә коммерцияле булмаган оешмалар өчен мобилизацияләнүчеләр гаиләләренә ярдәм итү аеруча мөһим.
Конкурска гаризалар 2023 елның 9 июненнән 23 июленә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр 2023 елның октябрендә билгеләнәчәк.