Дагыстанда Мәскәү - Хасавюрт автобусы юл һәлакәтенә эләккән, 8 кеше үлгән
Дагыстанда рейс автобусының юл һәлакәтенә очрап, 8 кешенең үлүе турында республиканың Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итте.
Дагыстанда рейс автобусы юл-транспорт һәлакәтенә очрап, 8 кеше һәлак булган. Бу хакта республиканың Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте «РИА Новости»га хәбәр иткән .
«Беренчел мәгълүматларга караганда, Дагыстанда рейс автобусы юл-транспорт һәлакәтенә очрап, 8 кеше һәлак булган, 16 кеше зыян күргән», - диелә ведомство хәбәрендә.
Төбәк прокуратурасында ачыклаганча, чәршәмбе көнне 18:30 сәгать тирәсендә Р-217 «Кавказ» трассасында Кизләр районы территориясендә Мәскәү — Хасавюрт рейс автобусы җиңел автомобиль һәм йөк машинасы белән бәрелешкән.
Республика башлыгы Сергей Меликов Telegram-каналда, авария нәтиҗәсендә ике бала һәлак булган, дип хәбәр итте.