Төмән өлкәсендә татар авылларында китапханәләргә яңа китаплар бүләк иттеләр
Төмәннең «Яңарыш» газетасында Зөлфирә Фазыйлованың «Авыл китапханәләренә китаплар бүләк иттеләр» дигән язмасы чыкты.
Тубыл районы китапханәсе һәм татар авыл китапханәләре исеменнән Тубыл шәһәренең себер татар милли-мәдәни автономиясенә, Бөтендөнья татар конгрессына безгә татар телендә китаплар бүләк иткәннәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Без сезнең татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү турында кайгыртуыгызны, шулай ук Россиядә китапханә эшен үстерүгә ярдәм итүегезне бик хөрмәт итәбез. Безнең райондагы китапханәләргә татар һәм рус теленә тәрҗемә ителгән басмалар, балалар өчен әдәбият бүләк ителде.
Авыл халкы өчен замана авторлары – Фәрит Яхин, Әлфия Ситдыйкова, Рахман Шәфигуллин, татар әдәбияты классиклары – Гаяз Исхакый, Абдулла Алиш, Хәниф Хәйруллин, Гамил Афзал һәм башкаларның китаплары якынрак булачак.
Укучыларыбызның Россия халыкларының мәдәни мирасын сакларга ярдәм итүче татар әдәбиятының иң яхшы әсәрләре белән танышу мөмкинлеге булуына без бик шат. Татар телен һәм әдәбиятын яратуыгыз һәм юмартлыгыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез, эшләрендә уңышлар телибез. Алга таба да хезмәттәшлек итәрбез дип өметләнәбез.