Башкортстанның берничә районында бакчачылар кырау төшү аркасында уңышсыз калган
Фото: © социаль челтәрдән
Башкортстан бакчачылары узган төндә кырау төшү аркасында килгән зыянны исәпләп чыгарырга тырыша. Республиканың төрле почмакларында яшәүчеләр социаль челтәрләрдә яшел үсентеләре җитди зыян күрүе турында хәбәр итә. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы яза.
Әйтик, Куергазы районының Молоканово авылы кешесе төнге кыраулардан соң бакчасында өшегән бәрәңге сабакларына тап булган.
«Бөтен бәрәңгене кырау суккан», - дип кайгыра ир-ат.
Стәрлебаш районының Айтуган авылында яшәүче хатын-кыз социаль челтәрләрдә видео белән уртаклашкан, анда бөтен шәһәрнең кыраудан зыян күрүе хакында сөйләгән. Кадрларда барлык яшел үсентеләрне боз һәм бәс каплап алуы күренә.
«Күрегез әле, помидорлар бозланып каткан. Инде терелмәсләр, мөгаен. Укроп та бозланган», - дип ачына хуҗабикә.
Мәләвез, Ишембай, Миякә, Шаран районнарында яшәүчеләр дә быел уңыш җыюны куркыныч астына куйган салкын төн хакында хәбәр итә.
Шул ук вакытта, «Башинформ» агентлыгы Башкортстанда алдагы өч көндә салкынча һәм яңгырлы һава торышы сакланачагы хакында язып чыккан иде. Төньяк һәм таулы районнарда янә һавада һәм туфракта кырау көтелә.