Казаннан хаҗиларның соңгы ике төркеме изге Мәккә-Мәдинә җирләренә кузгалды
22 июньдә Габдулла Тукай исемендәге “Казан” халыкара аэропортыннан Татарстан хаҗиларының соңгы ике төркеме олы сәфәргә кузгалып китте. Барлыгы 50 кеше “ДУМ РТ Хаҗ” программасы кысаларында Казан – Дубай – Мәдинә (очкыч) маршруты буенча изге җирләргә барып җитәчәк. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлеге хаҗилар Татарстанга иң беренче булып кире кайтачак – 5 июльдә Җиддә – Дубай – Казан маршруты буенча. Аларны тәҗрибәле төркем җитәкчеләре – Татарстан мөфтиятенең “Хәләл” стандарты буенча комитеты җитәкчесе, Питрәч районы имам-мөхтәсибе Габбас хәзрәт Шляпошников һәм казый, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин алып йөри.
Төркем җитәкчеләре хаҗ дәвамында вәгазьләр сөйләячәк, ислам диненең бишенче баганасын дөрес итеп башкаруны аңлатачак. Алар хаҗ һәм гомрә үтәү тәҗрибәсеннән, гарәп телен һәм шәригать фәннәрен һ.б. белү дәрәҗәсеннән чыгып сайланды.
Олы сәфәргә кузгалыр алдыннан хаҗиларга үгет-нәсыйхәт сүзләрен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ирештерде. Ул, күпләгән хәдисләр китереп, хаҗ кылуның фазыйләтләренә, хаҗ кылу өчен бирелә торган савапларга тукталды. “Кем Аллаһ ризалыгы өчен хаҗ кылса, талашмаса, гөнаһ кылмаса, анадан туган сыман чип-чиста, гөнаһсыз килеш өенә кайтыр”, – диде мөфти.
Һәрбер төркемдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан җибәрелгән табиблар хаҗиларның сәламәтлеген сәфәр башланганнан алып тәмамланганчыга кадәр кайгыртып торачак. Табиблар барлык кирәкле медицина җиһазлары һәм медикаментлар белән тәэмин ителгән. Медицина пунктлары тәүлек әйләнәсе эшли.