Михаил Мишустин белән Рөстәм Миңнеханов яңа Ту-214 самолетының салонын карады
Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводына эш сәфәре вакытында Ту-214 самолетының салонын карады. Министрлар Кабинетының телеграм-каналында шуның видеофрагменты чыкты.
Мишустин салон белән танышты, шулай ук пилот кабинасында булды, анда предприятие хезмәткәрләре белән аралашты. Алар самолетның җиһазланышы, аның кабинасы турында сөйләде, анда 2 пилот һәм бортинженер эшли ала.
«Ту-214 – ышанычлы машина, барлык очучылар да шулай ди. Биредә яңартасы әйберләр бар әле, әмма ышанычлылыгы һәм башта ук булган Россия детальләре бик тә мөһим», - дип искәртте Премьер-министр.
Ту-214 – урта магистральле түбән фюзеляжлы ике двигательле пассажир самолеты, ул 210га якын пассажирга исәпләнгән. Бүген заводта дәүләт һәм коммерция заказчылары өчен берничә самолет җитештерелә.