Фәрит Мөхәммәтшин Советлар Союзы Герое Галимҗан Камалиев һәйкәленә чәчәкләр салды
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Питрәч районына килде. Республика парламенты башлыгы Хәтер һәм кайгы көнендә Галимҗан Камалиев исемендәге күп профильле лицейда булды һәм анда Советлар Союзы Герое һәйкәленә чәчәк салды.
«Бүген тарихыбызда фаҗигале дата – Бөек Ватан сугышы башлануга 82 ел. Бу - сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган солдатларны, миллионлаган ватандашларыбыз: концлагерьларда үтерелгән һәм газап чиккән, хәбәрсез югалган хатын-кызлар, картлар, балаларны, тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын искә алу көне. Бүген без фашизмны җиңүгә зур өлеш керткән барлык Татарстан халкын искә алабыз», - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.
Республика парламенты спикеры сугыш хәрәкәтләрендә Татарстаннан 700 меңгә якын кеше катнашуын, шуларның һәр икенчесе яу кырыннан әйләнеп кайтмавын билгеләп үтте. 200 меңнән артык татарстанлы Бөек Ватан сугышы фронтларында күрсәткән батырлыгы өчен орден-медальләр белән бүләкләнә. Республикада туган 185 кеше һәм язмышы Татарстан белән бәйле тагын 168 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Алар арасында Днепр елгасын кичкәндә «Алтын йолдыз» белән бүләкләнгән Питрәч районы кешесе Галимҗан Камалиев та бар.
«Бүген махсус хәрби операциядә катнашучылар үз бабаларының эшен намус белән һәм лаеклы дәвам итә. Аларның һәркайсы – батырлык һәм кыюлык үрнәге. Безнең бурыч һәм изге вазифа – тарих сәхифәләрен бозуга юл куймау, фашизм һәм нацизм чагылышларына юк дип әйтү, балалар һәм оныкларга ветераннарыбызның Җиңүне нәрсә бәрабәренә яулавы турындагы тарихи дөреслекне җиткерү», - дип искәртте Мөхәммәтшин.
Шуннан соң ул Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов һәм парламентарийлар белән бергә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды.
Аннары Советлар Союзы Герое Галимҗан Камалиев бюстына - «Царево» торак комплексындагы күп профильле лицей бүген аның исемен йөртә – чәчәк салу тантанасы булды.