Ял көннәрендә Татарстанда +25 градуска кадәр җылытачак
Татарстанда 24 июньдә урыны белән яшенле яңгыр көтелә, көньяк-көнчыгыш җиле секундына 15-17 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә республика буенча һава температурасы +3..+8 градус тәшкил итәчәк, көндез +18..+23 градус булыр дип көтелә.
Иртәгә Казанда алмашынучан болытлы булачак, явым-төшемнәр фаразланмый. Көньяк-көнчыгыштан секундына 49 метрга кадәр тизлектә җил булыр дип көтелә. Төнлә шәһәрдә һава температурасы +8..+10 градус тәшкил итәчәк, көндез – +20..+22 градус.
25 июнь төнендә Татарстанда явым-төшем булу ихтималы аз, көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +6..+11 градус тәшкил итәчәк, көндез +20..+25 градуска кадәр булыр дип көтелә.
Алдан фаразлау буенча, киләсе атна башында, 26 һәм 27 июньдә, зур явым-төшемнәр көтелми. Термометр баганалары +20..+26 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометүзәгендә.