Владимир Путин: Кораллы көчләр һәм башка дәүләт органнары кирәкле боерыклар алды
Россиянең кайбер төбәкләрендә террорчылыкка каршы характердагы өстәмә чаралар кертелде. Илнең Кораллы көчләре һәм башка дәүләт органнары кирәкле боерыклар алды. Бу хакта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин үзенең мөрәҗәгатендә белдерде.
"Кораллы көчләр һәм башка дәүләт органнары кирәкле боерыклар алды. Террорчылыкка каршы характердагы өстәмә чаралар хәзер Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, башка төбәкләрдә кертелә. Шулай ук Дондагы Ростовтагы хәлне тотрыклыландыру буенча катгый чаралар күреләчәк. Ул катлаулы булып кала. Гражданлык һәм хәрби идарә органнарының эше фактта туктатылган», – дип хәбәр итте дәүләт башлыгы.
Ул илебезне һәм гражданнарның иминлеген саклау өчен барысын да эшләячәген әйтте.
«Россия Президенты һәм Югары Главнокомандующий, Россия гражданины буларак, илне яклап калу, конституцион төзелешне, гражданнарның тормышын һәм иминлеген, иреген яклау өчен барысын да эшләячәкмен», – диде Владимир Путин.