"Вагнер" фетнәсеннән соң милли батальоннарны ни көтә?
"Вагнер"ның хәрби фетнә чыгару омтылышыннан соң Путин милли батальоннарны бетерәчәк дип саный белгечләр. Фетнә барып чыккан очракта, алар йә "Вагнер" ягына, йә хәтта милли республикаларны саклауга күчә алыр иде дигән фикер дә белдерделәр.