Россиянең кайбер төбәкләрендә кертелгән КТО режимы якын арада гамәлдән чыгарылачак
Мәскәүдә, Мәскәү һәм Воронеж өлкәләрендә кораллы фетнә омтылышы аркасында кертелгән контртеррористик операция режимы (КТО) якын арада гамәлдән чыгарылачак. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков белдерде.
Искәртеп узабыз, дүшәмбе Мәскәүдә КТО режимы кертелүгә бәйле рәвештә ял көне дип игълан ителде – бу карар үз көчендә калачак, дип хәбәр итте башкала мэрының матбугат хезмәте.