Чит илләргә авиабилет бәяләре кичәге кискен артудан соң үз хәленә кайтты
АТОР: Шимбә көнге бәяләр күтәрелүдән соң, чит илгә очу бәясе нормага килде.
Шимбә көнне бәяләр күтәрелгәннән соң, чит илләргә билет бәясе үз хәленә кайткан. Россия туроператорлары ассоциациясе (АТОР) хәбәренә сылтама белән бу хакта “РИА Новости” яза.
Элегрәк Россия туроператорлары ассоциациясе Россиядән БДБ илләренә һәм Истанбул авиарейсларына урыннар кытлыгы булмавын хәбәр иткән иде. Ләкин, шимбә иртәсенә билет бәяләре, чыннан да, артты.
«Алдагы көнне бәяләр күтәрелгәннән соң, чит илләргә билет бәясе нормага килде. Бүгенгә һәм иртәгәгә экстремаль дәрәҗәдә түбән тарифлар да бар", — диелә Россия туроператорлары ассоциациясе сайтында.
Тбилиси һәм Белградка очу бик кыйммәт һәм уңайсыз, дип төгәллек кертә АТОР.