Татарстанда җиңел машинага бәрелгән авто баганага барып кергән, йөртүчесе хастаханәдә
Кичә иртәнге сәгать 7ләр тирәсендә Кукмарада ике җиңел машина бәрелешкән, бер кеше хастаханәгә озатылган. Бу хакта “Татар-информ" га һәлакәт шаһитлары хәбәр итте.
Фото: © шаһитләр
Әйтүләренчә, Кукмара җирле юлында KIA Rio һәм «ВАЗ 21015» бәрелешкән. Бәрелүдән чит ил машинасы бетон баганага барып төртелгән.
Шаһитлар сүзенә караганда, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә безнең ил җиңел машинасы шоферы зыян күргән, аны “Ашыгыч ярдәм” белән алып киткәннәр.